Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мозаика җыю һәркемгә файдалы

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбиячеләр инсульт кичергән авырулар белән мозаика, пазл җыялар.


Мозаика, пазл җыю балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә файдалы. Инсульт кичергән авыруларга табиблар бу эш белән даими шөгыльләнергә киңәш итә. Бу уен логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, җитезлекне, түземлекне үстерә, ул теләсә кайсы яшьтә дә бик файдалы.

-  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән тәрбияче Алсу Рәхмәтуллина мозаика белән шөгыльләнү дәресләре үткәрде. Мозаика белән күнегүләр яссылыкта ориентлашырга өйрәтәләр, хәрәкәтләрне координацияләүне, вак моториканы, фантазияне үстерәләр. Биремнәрне үтәү процессында өлкән яшьтәге кешеләр үзләре дә сизмичә хәтерне, пространстволы фикерләүне, ассоциатив күнекмәләрне үстерәләр, кул бармакларын күнектерәләр, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев