Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп яны лагерендә очрашу уздырганнар

Лицейда Россиядә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үттеләр.

Шушы көннәрдә Россиядә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.  Кешеләрнең язмышы чын мәгънәсендә героик һәм шул ук вакытта фаҗигале дә булган.  Россия тарихында меңләгән кеше нигезсез репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү – хезмәт лагерьларына җибәрелгән, сөргенгә сөрелгән. Безнең  бу фаҗигале вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк.
- Мөслим лицееның мәктәп яны лагере балалары өчен район үзәк китапханә хезмәткәрләре "Халыкның кырыс драмасы" дип аталган искә алу сәгате үткәрделәр. Анда халыкның фаҗигале һәм катлаулы язмышлары турында сөйләделәр.
Балаларга 30 нчы еллардагы массакүләм репрессияләр турында документаль материаллар белән «Кешеләр һәм язмышлар» исеме астында  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, - дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев