Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Костер» республика яшьләр үзәге базасында беренче смена башланды

24 майдан 10 июньгә кадәр «Костер » республика яшьләр үзәге базасында профильле җәйге смена эшли.

"Беренче новаторлар"- Татарстан Республикасында 24 майдан 10 июньгә кадәр "Костер " республика яшьләр үзәге базасында "Талантлар Университеты" белән берлектә узачак профильле җәйге смена шулай дип атала.

Лагерьда катнашучылар -Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген үстерү белән кызыксынучы 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге урта  белем бирү мәктәбе укучылары. Сменаның максаты-сорауларга җавап ачыклык кертү: нинди фән өлкәсендә үсү кызыклы, фәндә ничек үсеп була, җәмгыять нәрсә ул һәм фәнни җәмгыятьне ничек булдырырга һ.б.  Смена кысаларында традицион  команда чаралары: спорт ярышлары, иҗади иммерсив шоулар, театрда катнашу, тематик кичәләр көтелә. Шулай ук профильле вакыйгалар: фәнни шоулар, тематик конкурс ТОП-спикер, фәнни СтендАп, интеллектуаль квизлар узачак.

Әлеге сменада безнең районнан 3 укучы катнаша. Күңелле яллар телибез аларга, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев