Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл хәрәкәте иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

Комиссия утырышында комиссия членнары һәм җаваплы җитәкчеләр катнашты.

Район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды. Аны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Альберт Хуҗин алып барды.

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр җирлектә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакыт аралыгында җаваплы службаларга бурычлар йөкләнде. Аерым алганда, “Мөслим” идарәче компаниясенә – күпфатирлы йортларның территорияләрен вакытында чистартуны, түбәләрдә боз һәм кар өемнәре барлыкка килүне контрольдә тоту, “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенә – халыкны өзлексез су белән тәэмин итү, районның "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесенә – Мөслим эчендәге юлларны вакытында кардан арындыру һәм тротуарларны чистартканда реагентлар куллану бурычы җиткерелде.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең ведомство карамагындагы оешмаларына тәүлек әйләнәсе дежурлык оештыру һәм башка мәсьәләләр дә утырышның көн тәртибендә каралды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев