Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Искә алу кичәсе оештырылды

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында район китапханәсе хезмәткәрләре искә алу кичәсе оештырдылар.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Н.А.Дурованы искә алу кичәсе оештырылды.
Үзәкләштерелгән район китапханәсе волонтеры Алсу Солтанова интернатта яшәүче өлкәннәргә хатын-кыз, офицер һәм язучы Надежда Дурованың тууына 240 ел тулуга багышланган «Кавалерист - кыз Надежда Дурова» дигән мәгълүмати чара үткәрде. Хезмәткәр 1812 елгы Ватан сугышы герое, беренче хатын-кыз – Кутузовның ядәмчесе һәм талантлы язучы Дурова Надежда Андреевна турында сөйләде. Тыңлаучылар Россия тарихында гадәти булмаган батырлык үрнәге күрсәткән, Ватанга мәхәббәт белән янган күренекле хатын-кыз язмышы турында күп мәгълүмат алдылар.  «Надежда Дурованың тормышы” исеме астында оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар, - дип язалар Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев