Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балкыш» фестиваленең быелгысы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак

Октябрь азагында Татарстан районнарында фестивальнең сайлап алу этапларына старт бирелде. Беренче этап 2024 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Ветераннар арасында узучы "Балкыш" VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган вакытлы матбугат конференциясендә ТР Ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе, "Балкыш" фестиваленең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәкәв хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, "Балкыш" фестиваленең оештыру комитеты әгъзасы Эльмира Зарипова, директор урынбасары - "Татарстан" ДТРКнең Радиотапшырулар хезмәте башлыгы, "Балкыш" фестиваленең жюри әгъзасы Тәүфыйк Сәгыйтов, "Гармония" халык вокаль ансамбленең һәм Әлмәт районы пенсионерларының җирле оешмасы каршындагы ветераннар җыелма хоры җитәкчесе Галина Бибанина катнашты.

Искәртеп үтәбез, ветераннар арасында узучы "Балкыш" VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Фестиваль быел сигезенче мәртәбә уздырыла. Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь азагында старт бирелә.

"Балкыш" Татарстанның һәр районын колачлый, бу хәрәкәткә меңләгән өлкән кеше кушыла. Быелга кадәр йөз меңнән артык өлкән яшьтәге кеше катнашкан дип исәпләнә. Быел да зур планнар белән сигезенче фестивальне ачып җибәрдек", - диде Хәбир Иштирәков.

"Быел без узган еллардагы кимчелекләрне төзәтү максатын куябыз. Узган елларда кайсыбер районнар муниципаль турны уздырып тормыйча гына , икенче этапта катнашу өчен коллективларны билгеләделәр. Беренче сайлап алу туры шарт итеп куелган икән, димәк ул уздырылырга тиеш. Беренче тур оештырылмаган очракта , катнашучыларны икенче турда катнашу хокукыннан мәхрүм итәргә мәҗбүр булачакбыз.

Икенче мәсьәлә - узган елларда катнашканнарны кабат катнаштырмау. Мондый кагыйдә юк. Катнашырга теләге булган һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт - катнашучы пенсия яшендә булырга тиеш", - дип искәртте оештыру комитеты рәисенең урынбасраы Хәбир Иштирәков.

"Балкыш" фестивале гадәттәгечә өч этаптан торачак. Сайлап алу турлары инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре  2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.

Икенче этап- зона этабы. Ул март – апрель айларында җитде зонада узачак - Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Бирелә лауреатлар билгеләнәчәк.

Киләсе этап - йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октыбрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу лауреатларның күп булачагын чамалап планлаштырылган.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sigezence-balkys-festivale-boek-inunen-80-ellygyna-bagyslanacak-5879121

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев