Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Әдәби кунакханә” клубының чираттагы утырышы

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә төрле мәдәни чаралар оештырыла.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Әдәби кунакханә” клубының чираттагы утырышы булды. “Гадәти булмаган вакытта гадәти биография” дип исемләнгән чара оештырылды. Ул Аркадий Гайдарның - совет балалар язучысы, киносценарист, журналист, хәрби корреспондентның тууына 120  еллыгына багышланды. Мәдәни чаралар оештыручы Азия Заһидуллина  тыңлаучыларны язучының тормышы, китаплары белән таныштырды һәм презентация күрсәтте. Чара Аркадий Гайдар әсәрләре буенча картиналарны буяу белән дәвам итте. Өлкән яшьтәге кешеләр балачак һәм яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, китап геройлары турында фикер алыштылар. «Безнең Гайдар» рәсемнәр күргәзмәсенә эшләрен тәкъдим иттеләр, - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев