«Бизәкләр поэзиясе» түгәрәге эшли
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бизәкләр поэзиясе» түгәрәге эшли

Интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең буш вакытлары кызыклы һәм файдалы оештырыла.


- Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең буш вакытлары кызыклы һәм файдалы оештырыла. Иҗади күзаллауны үстерү, хезмәт осталыгын һәм күнекмәләрен саклау максатларында монда "Бизәкләр поэзиясе" түгәрәге эшли.  Өлкәннәр яндыру аппаратын кулланып, үз куллары белән  эшләнмәләр ясыйлар. Бу эш бик мавыктыргыч, фикерләүне үстерә һәм тынычландыра. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар зур кызыксыну белән  яндырып бизәк төшерү белән шөгыльләнделәр, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев