Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Политехник техникумда кунакта

Мөслим лицееның 9 сыйныф укучылары Мөслим политехник техникумында булдылар.

26 февральдә Россиядә слесарьлар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан  һәм һөнәри юнәлеш бирү максатларында Мөслим лицееның 9б сыйныф укучылары директор киңәшчесе Ксения Нәбиева  белән Мөслим политехник техникумында булдылар. Техникум директоры Илнар Миргалимов биредә үзләштерелүче һөнәрләр,  кабул итү кагыйдәләре турында сөйләде. Укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Равил Ханов техникумның матди-техник базасын күрсәтте, егетләр җиһазлар һәм техника белән таныштылар, эретеп ябыштыру аппараты эшен сынап карадылар. Экскурсия ахырында  укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруны теләделәр, ә булачак һөнәр сайлаганда хезмәт базарында актуаль булган һөнәрләргә өстенлек бирергә тәкъдим иттеләр.

Фото - Мөслим лицееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев