Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ышанычыгыз өчен рәхмәт!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез бүген 2022нче елның соңгы санын кулыгызга алдыгыз.

Әйе, бер ел үтеп тә китте. Шатлык-сөенечләре дә, борчу-мәшәкатьләре, хәтта югалтулар да булгандыр. Тормыш шулай корылган. Без районда барган һәр вакыйганы сезгә җиткерергә тырыштык. 
Газетаның һәр санын көтеп алганыгызны беләбез. Шулай булмыйни, газетабызның иң тугры укучылары бит сез! Һәр язманы укып, сөенеп яки борчылып, фикерләрен җиткерүчеләр дә; “Менә бу мәсьәләгә ачыклык кертегез әле”, “Яңалык ишеттем, шул хакта аңлатып языгыз әле” яки “Күршебез оста куллы! Аның турында газетага язарлык”, – дип мөрәҗәгать итүчеләр дә; шатлыгын бүлешүчеләр дә, “И кызым! Шундыйрак хәл килеп чыкты, нишлим икән?!” – дип ярдәм сораучылар да; язмаларны укып, эченнән генә рәхмәтле булып йөрүчеләр дә бар. Без сезнең һәрберегезгә рәхмәтле! Безнең белән булганыгыз өчен, ышанычыгыз өчен рәхмәт!
Газетага язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. 2023нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылып, бәхетен сынап карарга теләүчеләр байтак булды бу юлы. 150дән артык квитанция килде! Нәтиҗәдә Мөслимнән Энҗе Корбангалиева (Пушкин урамы, 10 йорт) шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишиннан Яңа ел табынына каз отты. Газетага альтернатив язылуны сайлаучылар арасында Мөслимнән Ришат Гатауллинны һәм “Миләшкәй” балалар бакчасы хезмәткәре Эльза Галиеваны 2023нче елның икенче яртыеллыгына подписка белән бүләклибез. Моннан тыш Мәлләтамактан Зәйнәп Гайнетдинова, Олы Чакмактан Люция Шиһапова, Катмыштан Алсу Шакирова, Михайловкадан Галина Светлякова, Карамалыдан (кайсы Карамалы булуы күрсәтелмәгән) Дамир Таҗиев, Симәктән Венера Миргаева, Яңа Усыдан И.Тимашева, Бикмәчтән Л.Тәхауова, Мөслимнән Т.Вәҗиева (Кооператив, 119), Нәҗмиев (Пушкин, 16), Ильмира Нәбиева (Яшьләр, 54), Лидия Гыйльфанова (Первомайская, 32), Фәйрүзә Йосыпова (альтернатив подписка – “Ләйсән” балалар бакчасы) Мөслим-информнан истәлекле бүләкләр отты. Бүләкләрне 30 декабрьдә яки бәйрәм ялларыннан соң редакциядән килеп алырга мөмкин. 
Юллар киләсе елда да аерылмас, дуслыгыбыз дәвам итәр, дип ышанабыз. Яңа ел яңа дуслар алып килсен, искеләреннән дә аермасын! Ил-көннәр тыныч, дөнья имин булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев