Ышаныч җепләре нык булсын
Төп хәбәр

Ышаныч җепләре нык булсын

Районыбыз мәктәпләрендә “Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җебе” муниципаль проекты тормышка ашырыла.

Гаилә елы кысаларында муниципаль дәрәҗәдә төрле кызыклы эшләр планлаштырылды. Шуларның берсе гаилә һәм мәктәп арасындагы элемтәне яңа алымнар белән камилләштерү, балаларны матур гаиләләр үрнәгендә тәрбияләү максатын күз алдында тота. 

“Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җебе” проекты кысаларында Тат. Шуран һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә “Директор янында иртәнге аш” исемле чаралар циклы эшләп китте: төрле сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре мәктәп директоры белән аш өстәле артында формаль булмаган шартларда очрашалар. Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә ризык кабул иткән вакытта кешеләр эчке халәтләрен ачып, уй-кичерешләре белән иркенләп уртаклашырга, барьерны алып ташлап, күңелләрендә туган фикерләрне әйтергә сәләтле.

Тукайлылар бу эшне беренче сыйныфтан башлады. Гадәти булмаган иртәнге аш өчен биредә зур табын әзерләнгән. Әниләр чәй тәмнәре дә пешереп алып килгәннәр. Ашханә пешекчеләре, бу көннең менюсында каралганча, манный боткасы пешергән. Очрашуны сыйныф җитәкчесе Гөлнара Асманова алып барды. Төсле шарлар ярдәмендә оештырылган психологик тренинг очрашудагы киеренкелекне киметергә ярдәм итте. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз кызыксынулары бар.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев