Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хатлар яздым, утырып

Хат туган як җылысын алып килә, күренмәс җепләр белән туган илгә бәйли.

“Солдатка хат” акциясе башланганга елдан артык. Районыбыз мәктәпләре бу акциягә актив кушылды, укучылар бу эшкә теләп алынды. 
Хат язуны өлкән буын да күптән онытты. Яшь буын исә моны бөтенләй белми. Ә укучылар укытучылар ярдәме белән матур гадәтне искә төшерде. Хатларны өчпочмак формасына китереп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга юлладылар. Хатларда балаларның чын күңелдән язган теләкләре, самими рәсемнәре урын алган. “Хатлар күңел ныклыгы бирә, саклап йөртә”, – ди хәрби операциядә катнашучылар. Ничек кенә булмасын, авыр вакытта балаларның самими хисләре, ихлас теләкләре җиткерелгән хатлар сугышчыларга күңел күтәренкелеге өсти, ышаныч бирә.
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары хәрби операциядәге егетләрнең тагын бер теләген тормышка ашырды: балалар флешкалар сатып алып, һәркайсына 160 татарча җыр яздырган. Аларга мәктәп символикасы төшерелгән брелоклар беркетеп, туган җир сәламнәрен ерак Украинага юлладылар. 
***
Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!
Рәхмәт сезгә, мең-мең рәхмәт! Без сезгә сокланабыз һәм сезнең белән горурланабыз. Сез күргән сугыш афәте кабатланмасын, безнең буынга сугыш михнәтләрен күрергә язмасын иде. Исән-имин әйләнеп кайтуыгызны зур түземсезлек белән көтеп калабыз. Бу хатым сезне саклап йөртсен!
Мөслим лицее укучысы 
Рәзил Нуруллин.

***
Исәнмесез, хөрмәтле солдат!
Сезгә хат язарга утырдым, ә башымда уйлар. Мин үземнең өемдә китап укыйм, йомшак урыныма утырып, яраткан әниемнең тәмле итеп пешергән икмәге белән кайнар чәй эчәм. Әни ихатада эшләп йөри, апайларым уйныйлар. Тыныч, рәхәт. Без, тормыш рәхәтенә күнеккән балалар, сугышның ни икәнен аңлап та бетермибез. Ә сез... Сез ничек анда?
Сезне дә өйдә әти-әниегез, балаларыгыз, сөйгән ярларыгыз көтәдер. Үзегез турында уйламыйча, илдә тынычлык булсын өчен гомерегезне дә бирергә әзер торасыз. Бу авыр вакытлар тизрәк үтеп, исән-имин өйләрегезгә кайтып җитсәгез иде. Дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын иде.
Алия Хуҗагалиева, 
Мөслим урта мәктәбенең 
9 сыйныф укучысы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.

Тәнзилә Солтанова, Айгөл Миргалимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев