Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ватан геройлары көне

Бүген «Мизгел» яшьләр үзәгендә Ватан геройлары көне уңаеннан чара үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова мөрәҗәгать итеп: "Без үзебезнең геройларыбызны һәрвакыт истә тотарга һәм алар үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләргә бурычлыбыз", - диде. 

Илебезнең тынычлыгын саклап яуда һәлак булганнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Тантаналы чарада катнашучылар мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар. 

Бүген шулай ук Әфган сугышында катнашучыларның район иҗтимагый бүлеге җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны Данил Госманов яшәгән йортка элмә такта куелды. 

"Мизгел"яшьләр үзәгендә узган чарада батыр якташыбызның әти-әнисе Дамир абый һәм Әнүзә апа, аның туганнары һәм якыннары, Мөслимдә һәм күрше-тирә район-шәһәрләрдә яшәүче Әфган сугышы ветераннары катнашты. 

Чараны район иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Равил Тимкин алып барды. Чыгыш ясаучы һәркем Данил Госмановның кешелекле, хезмэт сөюче, ярдәмчел, батыр йөрәкле булуын билгеләп үтте. Марина Бәдретдинова аның әнисенә һәм тормыш иптәшенә чәчәк голләмәләре бүләк итте. Чара Әфган сугышы ветераннарының "Хуш, Гендикуш" дип исемләнгән җырны күмәк башкаруы белән тәмамланды. 

Ветераннар Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. 

Чараның дәвамы батыр якташыбыз Пётр Днепров урамында яшәүче Данил Госманов йорты янында дәвам итте. Биредә истәлек тактасын каплаучы тасманы ачкач, кунаклар Данил Госманов йортына үттеләр.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев