Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Вәгъдә ителгән техника кайтты

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә коммуналь челтәрне тагын да яңарту бурычын куйды.


Республикабызда бу өлкәдә зур эш алып барыла. 2017 елдан башланган күркәм традиция буенча, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.

Районыбызга МТЗ тракторы һәм "Амкодор" төягече, шулай ук сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә тапшырылган ашыгыч ярдәм машиналары кайтты.

Шул уңайдан, районы башлыгы Альберт Хуҗин Россия Президентына һәм Республикабыз Рәисенә районнарга һәр яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев