Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзгәрешләр көтелә

Үзгәрешләр электр скутерларында һәм гироскутерларда йөрүгә кагыла.

Юллар игътибар сорый. Юлда шоферларның гына түгел, җәяүлеләрнең дә кагыйдәләрне төгәл үтәве таләп ителә.
Җәйге каникуллар вакытында велосипедчылар һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы теркәлгән.

– Җәйге чорда аварияләр саны, юл- транспорт һәлакәтләре арта. Ел саен шулай. Ваемсыз әти-әниләр һәм балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытып җибәрә. Быел җәй бер бала әздән генә һәлак булмады. Тиеш булмаган урында юл аша велосипедта чыккан яшүсмер юл- транспорт фаҗигасенә эләгә. Бала гарип калса яки һәлак булса, шофер өчен бу гомерлек үкенеч булыр иде. Юл-транспорт һәлакәтләрен, балаларның имгәнүен кисәтү максатында быел 37 рейд үткәрелде, – ди ЮХИДИнең Мөслим бүлеге җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Тугыз ай эчендә җирлегебездә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 2462 райондашыбызга административ беркетмә төзелгән. Ел башыннан исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 76 шофер ачыкланган.
Балаларны машинада махсус утыргычтан башка йөрткән – 32, иминлек каешын эләктермәгән 506 шофер җаваплылыкка тартылган.

– Быел төп игътибар балалар иминлегенә юнәлтелде. Рейдлар вакытында “Тукта! Синең тормышыңа куркыныч яный!” дигән карточкалар төзедек. Берничә мәртәбә тәртип бозган үсмерләр дә булды. Андый очракларда балаларның әти-әниләрен чакырып, әңгәмәләр үткәрәбез. Кагыйдә бозу турында мәктәп җитәкчелегенә дә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә дә хәбәр итәбез, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Хөкүмәтебез юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләр электр скутерларында һәм гироскутерларда йөрүгә кагыла. Электр скутерларында, электроскейтбордларда, гироскутерларда, сегвейларда хәзер 25 км/сәг. тизлектә генә хәрәкәт итәргә ярый. Бу төр техниканың авырлыгы 35 килограммнан артмаган очракта гына тротуарларда һәм велоюлларда хәрәкәт итәргә мөмкин. Электр скутерлары һәм башка шәхси хәрәкәт чаралары өчен махсус юл билгеләре куелачак. Конкрет юл участогында рөхсәт ителгән максималь тизлек 60 км/сәг. югары булмаса һәм велосипедчылар хәрәкәте рөхсәт ителсә, электр скутерында юлның уң ягыннан йөрергә ярый. Электр скутерларында машина юлыннан 14 яше тулганнар гына хәрәкәт итә ала. Электросамокатның ак һәм кызыл төстәге фаралары һәм тормоз системасы булырга тиеш. Әлеге үзгәрешләр гади скутерларга һәм роликлы тимераякларга кагылмый. Аларны кулланучы- лар җәяүлеләргә тиң статуста кала. Закон 2023нче елның 1 мартында үз көченә керәчәк.
ДАИ инспекторлары билгеләп үткәнчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары “Тоннель” операциясе барышында да еш ачыклана. Әлеге профилактик чара ай саен үткәрелә. Өч сәгать дәвам иткән профилактик операциядә юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган. Биш очракта райондашларыбыз юлны тиешсез урында чыккан. Бер машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән, алтысы юл йөрү кагыйдәләрен бозган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләр дә шактый.

– Штрафны 70 тәүлек эчендә түләргә кирәк! ЮХИДИ тагын ун көн көтә һәм түләнмәгән штраф буенча эшне суд приставларына тапшыра. Штраф түләмәгән өчен штраф күләме икеләтә арта, 15 тәүлеккә сак астына алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш тә каралган. Әҗәтләр 10 мең сумнан артса, чит илгә чыгуны тыю, машина йөртү таныклыгының срогын туктату мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән 112 райондашыбыз бар, – ди Айнур Хәйретдинов.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев