Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Уңыш бар! Вакытында җыеп алырга гына кирәк

Район буенча 47 мең гектар мәйданның 22 мең гектарында икмәк җыеп алынган. Хуҗалыклар көзге культураларны суктыруны төгәлләп, арпа һәм язгы бодай суктыра.

"Органик Групп" "Урожай" агрофирмасы көзге культураларны суктыруны төгәлләде. Арышның һәр гектары 21, көзге бодай 20 центнер уңыш белән куандырды, ди агрофирма җитәкчесе Илфар Халиков. Хуҗалык бүген 3125 гектар мәйдан биләгән арпа суктыра. Арпаның гектар биреме - 23 центнер. 17 августка булган мәгълүматларга караганда, солы һәм борчак культураларын да исәпкә алып, урып-җыеласы мәйданның 53 процентында эш төгәлләнгән.

Бүген "Урожай" агрофирмасы басуларында 13 комбайн икмәк суктыра. Елдагыча, агрофирмага Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенең механизаторлар отряды да ярдәмгә килгән. Шул рәвешле һәркайсы 6-7 комбайннан торган ике отряд төзелгән. Басудан икмәкне 7 "КамАЗ" ташый. Икмәкне Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенә илтәләр.

Игенчеләрне кызыксындыру максатыннан егетләр арасында ярыш та игълан иткәннәр. Икмәкне җыеп алуда нәтиҗәле эшләүчеләргә премияләр дә каралган. Мөслим ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе егетләре 7500 центнер икмәк суктырган Илфат Әбраров белән Наил Шәрипов, 6500 центнер икмәк җыеп алган Ришат Харисов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бергә "Органик Групп" җәмгыяте җитәкчелегенең премияләрен дә алды. 8000 центнер икмәк ташыган Ришат Заманов та премиягә лаек булды.

Урып-җыю белән бергә агрофирмада көзге чәчү дә бара. Көздән чәчү өчен 3360 гектар мәйданда җир әзерләү планлаштырыла. Шуның 2700 гектары инде әзер. Чәчү 900 гектарда башкарылган.

Урып-җыю белән беррәттән хуҗалыкта икенче мөһим кампания - азык әзерләү дә бара. Бу эшкә 20ләп техника җәлеп ителгән. Бүгенгә 16 200 тонна сенаж салынган һәм 3233 тонна печән әзерләнгән. Әлегә 5907 рулон салам прессланган. Бу һәр шартлы терлеккә 20,2 азык берәмлеге туры килә, дигән сүз.

"Урожай" агрофирмасы быелгы кыр эшләрен "Органик Групп" җәмгыяте составында башкарды. Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Шулай да узган чор белән чагыштырганда уңай якка үзгәрешләр бар кебек. Бу үзгәрешләр дәвамлы булсын иде.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X