Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урамнарга асфальт түшәлде

Мөслимнең Беренче, Икенче, Өченче урамнарына күптән көтелгән асфальт керде.

17 октябрь көнне урамнарда һәм Мөслимгә әйләнеч юлда асфальт юлны ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, “Автострой” подрядчы оешмасы вәкилләре катнашты. “Яңарыш” микрорайонындагы Беренче, Икенче, Өченче урамнарда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен истә тотып, әлеге урамнарга асфальт салу өчен Республика Президенты ярдәме белән 80 млн сум акча бүлеп бирелде. Юл төзелешен Казанның “Автострой” под- рядчы оешмасы һәм Мөслимнең “Мост” җәмгыяте башкарды.

– Әлеге өч урамда 200дән артык кеше яши, шуларның 100е – балалар. Өч километрдан артык юлга асфальт түшәү өчен республика җитәкчелеге ярдәм күрсәтте. Әкренләп “Яңарыш” микрорайонының башка урамнарына да асфальт җәеләчәк, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Ригель Низамов республика юл фондының эшне сыйфатлы һәм үз вакытында башкарып чыгуын билгеләп үтте.

– Шундый тантаналы вакыйгада катнашуыма мин бик шат! Юл булганда тормыш бара. Бүген республикада М-12, М-7 юллары төзелә. Мөслим дә республика программаларыннан читтә калмый. Гомумән, җирлекнең үсеше, төзекләнүе күз алдында. Мөслим районына юлларны төзекләндерү өчен биш ел эчендә 2 миллиард 370 мең сум акча бүлеп бирелгән. 254 километр юл төзелгән!
Аның һәр чакрымы – зур шатлык! Иң мөһиме – соңгы чакрымнар булмасын. Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән көннәрдә әйләнеч юлга асфальт салу тантанасын уздыру – бу өлкәдә хезмәт куючылар өчен икеләтә бәйрәм, – диде Ригель Низамов.
Юл төзелешенә керткән хезмәтләре өчен “Автострой” оешмасы җитәкчесе Алексей Суровцев, “Мост” җәмгыятенең баш инженеры Рөстәм Шәяхмәтов һәм грейдерчысы Рәмис Хафизовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– 20 ел элек Беренче урамында бер йорт та юк иде. Без төзегән йорт бердәнбер иде. Бөтенесе миңа: “Юләрдер син, Илгиз! Ни уйлап чүл уртасыннан план алдың?” – диде. Хәзер бу урамнарда тормыш кайный. Бездән соң тагын җиде-сигез урам барлыкка килде, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов. – Чит илләрдә булганым бар, әмма Мөслимдәге кебек рәхәт, матур, ямьле тормыш беркайда да юк! Резин итек киеп, муенга кадәр сазга батып йөргән чаклар булмаган, диярсең. Шушы матурлыкны, юлларны саклап яшәсәк иде. Балалар шушы юлдан мәктәпкә, бакчага бара. Яшь буын, туган җирдә яшәүнең һәм эшләүнең мөһимлеген аңлап, чит җирләргә чыгып китмәсә, Мөслим алга таба да үсәр, асфальт юллар артыр, дип ышанасы килә.
Юлчыларның төнлә яктырткычлар кушып эшләгән вакытлары да булды. Ял-бәйрәм көннәрендә дә эшне туктатмадылар. Әлеге урамнарда яшәүчеләрнең сөенече чиксез. Сыйфатлы итеп, кыска вакыт эчендә салынган юллар биредә яшәүчеләрне куандырып торсын, ә шоферлар тизлек режимын сакласын иде!

Лилия Шәймиева

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев