Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Уяулыкны югалтмыйк!

Беслан шәһәрендә булган фаҗигане искә алу максатыннан мәктәп укучылары белән митинг оештырылды.

"Мөслим йөрәге" скверында Мөслим үзәге мәктәпләренең 7-11 класс укучылары белән митинг оештырылды. 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗига уңаеннан үткәрелгән чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, район башлыгының коррупциягә каршы сәясәте буенча  ярдәмчесе Наил Бәдретдинов, Мөслим муниципаль районының иҗтимагый Совет рәисе Рушат Солтанов, Әфган сугышы ветераны Алмаз Солтанов чыгыш ясадылар. Алар барысы да укучыларга уяу булырга, физик һәм рухи яктан ныклы, төрле шикле кешеләрнең һәм оешмаларның өндәүләренә бирешмәскә, аек акыллы һәм үз фикере ныклы булырга кирәклеген искәрттеләр.

Митинг ахырында өч көн буе тоткынлыкта бер тамчы суга тилмереп һәлак булган балалар һәм өлкәннәрне искә алып, агачларга уч белән су сибү оештырылды.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев