Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

Бүген администрациядә террорчылыкка каршы комиссия утырышы эшләде.

Администрациянең актлар залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Җыелышны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов алып барды.

Террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәүне һәм контрольдә тотуны оештыру турында район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов чыгышы тыңланды.

Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан террорчылык куркынычын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында полиция начальнигы урынбасары Рөстәм Бохаров чыгыш ясады. Илнур Сабиров “Кибердружина” эшчәнлеген яктыртты, имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Мөслим мөхтәсибәтенең авыл имамнары белән терроризмга һәм экстремизмга каршы башкарылган эшләрен әйтеп узды. Чыгыш ясаучылар арасында Түбән Табын авыл җирлеге  башлыгы Рөстәм Кыяметдинов, Михайловка урта мәктәбе директоры Гүзәл Игнатьева, политехник техникум директоры Илнар Миргалимов, “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Харисова бар иде.

– Бәйрәм чорында,  халык күп җыела торган урыннарда аеруча уяу булырга, шикле кешеләр күренсә тиешле органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә, оешма-учреждениеләрдә график нигезендә дежурлык оештырырга, дигән тәкъдимнәрен җиткерде Азат Әхмәтҗанов.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама