Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Татлы тамыр уңышы мулдан

Намуслылар чөгендер алуда республикада алдынгылар сафында бара.

“Намус” агрофирмасы игенчеләре 2300 гектарда үстерелгән шикәр чөгендере уңышын җыя. Бүген 358 гектарда, ягъни барлык мәйданның 15 процентында татлы тамыр алынып кагатларга салынды. Озынайтылган сменада эшләп, көн саен 190-200 гектар мәйданда эш башкара намуслылар. Кагатлардагы чөгендерне Зәй шикәр заводына ташу да бара. Чөгендерне заводка илтү Зәй егетләре белән берлектә башкарыла.

– Шикәр чөгендеренең уңышы зур булыр, дип көтәбез. Җәен корылык булса да, җир-ана уңышсыз калдырмады.
Гектар биреме – 400 центнер. Без республикада иң яхшылар рәтендә, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кашафетдинов.
Әлегә көннәр аяз һәм коры тора. Уңышны кыска вакыт эчендә җыеп алу өчен тырыша механизаторлар.
Чөгендерне ташыганда юлга саз-пычрак чыгармау да мөһим бит әле!

– Урып-җыю кампаниясен тиз арада төгәлләгән “Намус” агрофирмасы 23 октябрьдә шикәр чөгендерен алуга кереште. Эшне ике атна эчендә төгәлләргә планлаштыралар. Татлы тамыразык уңышы бик яхшы чыга, рекордлы күрсәткеч дип әйтер идем хәтта. Шуганка авылы тирәсендәге басуда тау булып өелгән шикәр чөгендеренә юлдан үтеп йөрүчеләр игътибар иткәндер. Тамыразыкны  дүрт комбайннан торган отряд ала.  Комбайннар татлы тамырны үзләре үк кагатка бушата. Агрофирма ел да урып-җыю эшләренә мехотряд егетләрен җәлеп итә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Чөгендер алуның иң кызган чагы. Агрофирманың техникасы да яңа, заманча. Комбайннар ватылып, чыгымлап тормагач, эштә дә тоткарлыклар юк.

Намуслылар шикәр чөгендереннән зур табыш алып булганын яхшы белә.
Быел татлы тамыразыкның өч төрле сортын чәчкәннәр. Чөгендерне утырту, тәрбияләү, эшкәртү классик технология нигезендә башкарылган.

– Узган ел шикәр чөгендере уңыш белән куандырмады. Гектарыннан нибары 240 центнер чыккан иде, быел урыны белән 450 центнерга кадәр була.
Хуҗалыкларга югары табыш китерүче бу төр культурага үз вакытында дөрес тәрбиясе дә, һава шартларының да уңай булуы кирәк,– ди агрофирма агрономы Рамил Мөслимов.

“Намус” хуҗалыгы басуларындагы чөгендер алу техникасында сменалап сигез механизатор хезмәт куя. Зәй егетләренең Мөслимдә мехотряд белән беренче ел гына эшләүләре түгел.
Зәй шикәр заводына быелгы сезонда 995 мең тоннадан да ким булмаган чимал озатырга планлаштыра намуслылар. Чөгендер алу төгәлләнгәч, чөгендердән бушаган җирләрне эшкәртеп, алдагы сезонга әзерләп кую бурычы тора.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев