Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Тарихта без эзлебез»

«Тарихта без эзлебез» дип аталган шәҗәрәләр фестиваленең район туры оештырылды.

Бүген район мәдәният йортында "Тарихта без эзлебез" дигән чара уздырылды. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылган шәҗәрәләр фестивале үз нәселенә, тарихына битараф булмаган райондашларыбызны җыйган иде. Район бәйгесенә Баланлы авылыннан Тәзкирә һәм Нурулла Сафиннар нәселе дәвамчылары, Рус.Шуганнан Ксения һәм Радик Хисаметдиновлар, Яңа Усы авылыннан Варвара һәм Михаил Григорьевларның династиясен дәвам итүчеләр, Дусайдан Миләүшә һәм Рафил Шакировлар, Мари Бүләрдән йөзьяшәр Мельзан  һәм Гали Димиевлар нәселе вәкилләре килделәр. Казаннан килгән мәртәбәле жюрига гаиләләр күргәзмә тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Альберт Хуҗин фестивальне ачып, катнашучыларга уңышлар теләде. Залдагы тамашачыларга конкурсантлар нәсел шәҗәрәсен, гореф-гадәтләрен җырлар, биюләр, уеннар, милли көйләр аша җиткерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Хисаметдиновлар һәи Григорьевлар катнашучы дипломына һәм сертификатка ия булдылар. Сафиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды, икенче урында Димиевлар, беренче урынны Шакировлар яулады. Призлы урынны алганнарга шулай ук  дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев