Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Тәрбия мәктәбе» укулары дәвам итә

«Тәрбия мәктәбе» программа нигезендә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде.


Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Тәрбия мәктәбе" программасын гамәлгә ашыру кысаларында семинарлар һәм практик дәресләр үткәрү дәвам итә. 27 февральдә ТР социаль яклау бүлегенең Мөслим "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге шәфкать туташы Гөлфия Җиһангирова  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры, медицина персоналы һәм учреждение белгечләре катнашында "Тәрбияләүгә мохтаҗ гражданнарны тукландыруны оештыру" темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
- Шәфкать туташы чарада катнашучыларны хәрәкәтләре чикләнгән өлкәннәрне караган вакыттагы эш тәртибе, төп туклану кагыйдәләре белән таныштырды, өлкән яшьтәге кешеләрнең шәхси гигиенасын саклау таләпләре турында искәртте. Катнашучыларга гигиенаның заманча чараларын куллану буенча мәгълүматлар җиткерде. Түгәрәк өстәл барышында интернат-йорт директоры Голнар Шакирянова социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның көндәлек режимын үтәү кирәклеген ассызыклады,  бүлмәдә яшәүне дөрес оештыру мәсьәләләренә тукталды.
Гөлфия Җиһангирова хәрәкәтләре чикләнгән өлкәннәрне тәрбияләгәндә шәхси куркынычсызлыкны саклау кагыйдәләрен дә искәртте, - дип язалар  картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев