Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Шикәр татлы булса да, хезмәте тозлы

Басу-кырларда эш дәвам итә. Кайбер хуҗалыклар рапс урып-җыюда хезмәт куя, “Намус” агрофир- масында тамыразык – шикәр чөгендерен җыюга керештеләр.

“Намус” агрофирмасы дистә елга якын шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнә. Хуҗалык ел саен зур мәйданнарда татлы тамыразык үстерә. – Быел агрофирмада 1873 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчкән
идек. 1 сентябрьдә әлеге культураны җыюга керештек, – ди “Намус” агрофирмасы идарәчесе Эмиль Кәшәфетдинов. – Басуда өч комбайн эшли. Техниканың барысы да яңа – быел гына кайткан “Grimme Rexor” (Гримми Рексор) комбайннары. Шикәр чөгендере үскән барлык мәйданның 580 гектары җыеп алынды. Уңыш начар түгел: һәр гектардан 330 центнер тамыразык алабыз. Чөгендер Зәй шикәр заводына тапшырыла. Көн саен басудан 2000-2500 тонна тамыразык озатыла.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - район администрациясенең матбугат хезмәте архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев