Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рус Шуган авыл җирлеге җыены

Рус Шуган авыл җирлеге җыены бәйрәм төсен алды: бүләкләүләр, алкышлар, рәхмәт сүзләре. Халык та күп иде, әмма сораулар яңгырамады, диярлек.

Рус Шуган авыл җирлеге җыены бик тыныч үтте. Халыктан бер генә сорау да кермәде. Алай гына да түгел, шуганлылар җирлек башлыгының, район башлыгының һәр сүзен җөпләп, алкышларга күмде.
Халык җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать, димәк. Соңгы елларда җирлектә уңай якка үзгәрешләр күп.
Юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү кебек мәсьәләләр үзара салым хисабына чишелеш таба. Узган ел ике авылны тоташтыручы күперне дә ремонтладылар. – Быел үзара салымны һәр кешедән 1300 сум күләмендә җыярга сөйләштек. Һәр авыл үз акчасын үзенә тотачак.
Татар һәм Рус Смыловкаларында, Островкада ул урам яктырткычларын һәм урамнарны карап тоту өчен тотылачак. Рус Шуганда, әлеге эшләрдән тыш, үзара салым хисабына төзекләндерү эшләрен башкару өчен трактор алырга телибез, – ди җирлек башлыгы Альбина Басорина.
Шуганлылар бик актив.
Традицияләрне саклыйлар, район күләмендә яңгыраш тапкан чаралар үткәрәләр.Милли, дини бәйрәмнәргә зур игътибар бирәләр.
Узган ел Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе 140 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп Бөек Ватан сугышы герое Петр Днепров исемен йөртә. Герой исеменә волейбол һәм ату ярышлары үткәрелә. Укуда да сынатмыйлар: фән бәйгеләрендә 15 призлы урын алганнар. – Мәктәптә 7 класскомплектта 31 укучы белем ала. Педагогик коллектив тотрыклы, читтән килеп эшләүчеләр юк, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.
Җирлектә өч крестьянфермер хуҗалыгы эшли, 25 үзмәшгуль теркәлгән. Шунысы бар: авылларда кеше саны кими. Җирлектәге 253
ихатаның 27се – буш. Узган ел 3 бала туган, 13 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бер ел эчендә унике кеше җирлектән күчеп киткән, дүртәү килгән. Бүген Рус Шуган авыл җирлегендә 532 кеше исәпләнә, шуларның 293е – эш яшендә.

Римма Афзалова

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев