Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы Р. Муллинның бәйрәм котлавы

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Дәүләт бәйрәмнәренең икесе дә безнең өчен кадерле - алар республикабызның һәм илебезнең формалашуында тарихи хәтер билгесе. Илебезнең язмышы белән эчкерсез кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер сабак алу омтылышы дәлиле бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле булуыбызны искәртә.

Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек - күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар. Конституциябез исә әлеге шартларның ныклыгын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты булып тора.

Ничә яшьтә, нинди диндә, нинди һөнәр ияләре булуыбызга, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без - илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.Һәркемгә үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Ә дәүләтнең көче төбәкләр үсешенә бәйле. Шуңа күрә без, мөслимлеләр, үз районыбызны төзекләндерү, үстерү буенча никадәр тырышыбрак эшләсәк, гражданлык активлыгыбызны күрсәтсәк, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, бердәм булып аңлашып яшәсәк, илебез дә рухи һәм икътисади яктан шулкадәр алга китәр.

Бүгенге көндә районыбыз һәм, гомумән, республикабыз социаль-икътисадый үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Соңгы вакытта районыбызда республика программалары гамәлгә ашырылып заманча социаль юнәлештәге объектлар кулланышка тапшырылды. Туган якны өйрәнү музее, "Күбәләк" балалар бакчасы, Пушкин скверы, спорт мәйданчыклары беренче тапкыр үз ишекләрен ачтылар. Мәктәпләргә һәм мәдәният йортларына, үзәк хастаханәгә капиталь ремонт үткәрелде, яңа йортлар сафка басты, урам-юллар төзекләндерелде, тротуарлар җәелде, торак пунктларда урам утлары булдырылды, авылларыбызда су челтәрен реконструкцияләү эшләре бара, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, күпфункцияле үзәкләр,участок инспекторлары өчен терәк пунктлар куллануга тапшырылды. Бер сүз белән әйткәндә, җирлегебездә халыкның лаеклы яшәве өчен уңайлы шартлар тудыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Болар барысы да киләчәккә якты өмет, ышаныч тудыра.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез шат, эш көннәрегез уңышлы булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.

Рамил Муллин,

Район Советы рәисе, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X