Районыбызда “Татар әдәбияте көннәре” бара
Төп хәбәр

Районыбызда “Татар әдәбияте көннәре” бара

Районыбызда “Татар әдәбияте көннәре” кысаларында бер төркем күренекле каләм ияләре кунакта.


Бүген хөрмәтле язучы, шагыйрьләребез якташ язучыларыбызны искә алдылар:
- Бүләк авылында шагыйрь һәм әдәбият галиме Наис Гамбәр яшәгән йортка элмә такта куеп, каберенә зиярат кылдылар;
- Советлар Союзы герое Илдар Маннанов бюстына чәчәкләр салынды;
- Октябрь авылында язучы, “Әкиятче бабай” Зариф Мөэминовны искә алып, каберенә зиярат кылдылар;
- Түреш авылында шагыйрь Харрас Әюпның каберенә зиярат кылынды;
- Г. Тукай, “Хезмәткә дан” һәм “Бәхет” скверларында булдылар;
- З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Күренекле якташларыбыз: мәгърифәтче-педагог, фольклорчы, язучы Зариф Мөэминовның тууына 130 ел һәм Флүс Латыйфиның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә” үтте.

Фотолар - администраиянең матбугат хезмәте архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев