Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район Советы сессиясе узды

Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XXXIII сессиясе узды.

Район хакимиятенең актлар залында Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XXXIII сессиясе узды.

Сессияне муниципаль район Советы рәисе Альберт Хуҗин алып барды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, район прокуроры, бүлек мөдирләре, учреждение җитәкчеләре катнашты.

Депутатлар каравына 8 мәсьәлә тәкъдим ителде. Барлык мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан тикшерелеп, карарлар кабул ителде.

Тәбрикләнүчеләр:

– Яңа Усы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлназ Шәмсетдинова җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;

– Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше, күпъеллык намуслы хезмәте һәм 45 яшь тулу уңаеннан Мөслим районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;

– Мөслим район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов  үзидарә үсешенә керткән өлеше, күпъеллык намуслы хезмәте һәм 40 яшь тулу уңаеннан Мөслим районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


 Фотолар – администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев