Район Советы сессиясе узды
Төп хәбәр

Район Советы сессиясе узды

Барлык мәсьәләләр буенча да чыгышлар тыңланды, карарлар кабул ителде.

 

Бүген, район хакимиятенең актлар залында Мөслим район Советының дүртенче чакырылыш XXXI сессиясе узды. Сессиянең көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде. Барлык мәсьәләләр буенча да чыгышлар тыңланды, карарлар кабул ителде. Өченче мәсьәлә “ТР Мөслим муниципаль районы Мактаулы гражданины” исемен бирү турында иде. Әлеге исемгә якташыбыз, генерал-майор, ТР Премьер-министры ярдәмчесе – Хәмадишин Дәүфит Закир улы кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутатлар бертавыштан Дәүфит Хәмадишинга “ТР Мөслим муниципаль районы Мактаулы гражданины” исемен бирүне яклап тавыш бирделәр.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев