Район башлыгы тавыш бирде
Мөслим авылындагы 1987 санлы сайлау участогында 1150 сайлаучы теркәлгән
Шуларның 300дән артыгы гражданлык бурычын үтәргә өлгерде. Район башлыгы Альберт Хуҗин да гаиләсе белән шушы участокта тавыш бирде. Район башлыгы сайлау комиссиясендә эшләүчеләргә – уңышлар, ил-көннәргә иминлек, тынычлык теләде.
Сайлау участогында кан басымын үлчәтергә һәм гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин. Альберт Хуҗин да вакцинация үтте.
Рәмилә Сәләмова һәм Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев