Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
13 ноябрь. Тәрбия үзәге
Михайловка авыл китапханәсе, чын мәгънәсендә, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү үзәге. Китапханә мөдире Ф.Дәүләтшина күп санлы актив ярдәмендә китап пропагандалауга һәм төрле чаралар оештыруга зур әһәмият бирә. Бөек Ватан сугышы ветераннары И.Сухачев, С.Сираҗетдинов, М.Ножкин, В.Кошкин, хезмәт алдынгылары – бертуган Леонид һәм Петр Казаков иптәшләр белән очрашу кичәләре авыл кешеләре күңелендә якты эз калдырды. Л.И.Брежневның “Истәлекләр китабы” буенча укучылар конференциясе, “Эшче намусы”, “Безнең авыл 60 еллыкта” дигән темага оештырылган кичәләр дә укучыларның активлыгы катнашында җанлы һәм кызыклы узды.
А.Иванов, хәбәрчеләр посты члены
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев