Җиденче сыйныф укучылары «Могҗизалар кыры»нда уйнады
Уен балаларга таныш телетапшыру кагыйдәләре буенча узды
Халыкара толерантлык көне алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уенын үткәрде.
Уен балаларга таныш телетапшыру кагыйдәләре буенча узды. Укучылар өчәрләп көч сынашты, чиратлап хәрефләр әйтте һәм яшерен сүзләрне тапты. Һәр турда җиңүче укучы финалга чыкты.
Фотолар – үзәк китапханәдән.
Нет комментариев