Мөслим-Әлмәт юлында туктау тыела: 1500 сум штраф
Мөслим-Әлмәт юлының “Татнефть” ягулык җибәрү станциясе каршысындагы участогына ике яклап та юл билгесе куелды
“Туктап тору тыела” дигән яңа юл билгесе янына транспорт кую, туктау тыела. Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыларга административ җаваплылык – 1500 сум күләмендә штраф каралган, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
– Мөслим аша узучы йөк машиналарына да чикләүләр кертелде. Хәрәкәт Өченче әйләнеч юл буенча башкарыла. Кагыйдә бозучыларга штраф салына. Штраф күләме – 10 мең сумга кадәр”.
Фото – «Татар-информ»
Нет комментариев