Яшьләр тормышы

Чемпионнар – безнең арада

Армрестлинг буенча дөнья чемпионатында райондашларыбыз көмеш һәм бронза медаль яулады

26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионаты узды. Быел чемпионатта 63 илнең милли җыелма командалары көч алышты. Зур бәйгедә райондашларыбыз да катнашты. Алар Мөслимгә җиңү белән әйләнеп кайттылар.

Мөслим районында узган атнада сөенечле һәм горурлык хисе уята торган яңалык булды. Мөслим гимназиясенең 8нче Б сыйныфы укучысы Ислам Бариев сул кул белән көрәшү буенча дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады, Наира Никогосян исә бронза медальгә ия булды. Әлеге зур уңыш артында балаларның тренеры Ларис Бариевның тырыш хезмәте һәм тәҗрибәсе ята. Югары дәрәҗәдә уңышларга ирешкән спортчыларны һәм аларны ярышларга әзерләгән укытучыны мөслимлеләр “Яшьлек” спорткомплексы янындагы мәйданчыкта каршы алды.

– Мин зур горурлык хисләре кичерәм һәм укучыларымның уңышларына ихластан сөенәм. Наира мактаулы пьедесталга күтәрелеп кенә калмады, ә Россиянең спорт мастеры нормативын да үтәде. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, ул илебезне, туган республикабызны һәм Мөслим районын халыкара аренада лаеклы тәкъдим итте. Укучыларыма яңа җиңүләр, яңа үрләр телим!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 13 ноябрь саныннан укыгыз. 

Лилия Шәймиева фотосы. 


Нет комментариев