Бердәм команда – иминлек сагында
Мөслим районы эчке эшләр бүлеге һөнәри бәйрәмнәрен матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы ала
Ел башыннан 10 ай эчендә район буенча 90 җинаять очрагы теркәлеп, шуларның 67се ачылган (чагыштыру өчен, 2025 елда бу вакытка 116 җинаять теркәлеп, аларның 50се ачылган булган). Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов белән бүлек эшчәнлеге турында сөйләштек.
– Айрат Рөстәмович, соңгы еллардагы нәтиҗәләргә күз салсак, тәртип бозу һәм җинаятьләрнең 90 проценты ачылып килә дип беләбез.
– Шәхси состав белән аңлашып, һәрнәрсәне уртага салып киңәшләшеп эшлибез. Эштәге уңышларыбыз – бердәм булып эшләү нәтиҗәсе. ДАИ хезмәте дә яхшы эш алып бара. Республика буенча дүртенче урында. Иң зур проблемабыз – кадрлар мәсьәләсе. Бүлектә буыннар алмашына: өлкәннәр китеп бетте, яшьләрне өйрәтергә кирәк. Агымдагы елның 10 ае эчендә теркәлгән җинаятьләр саны, узган елның хәзерге вакыты белән чагыштырганда, 22,4 процентка – 116дан 90га кадәр кимеде. Җинаятьләрнең күп өлешен, элеккечә үк, угрылык, төрле төрдәге алдау, үтерү белән янау, сәламәтлеккә зыян китерү тәшкил итә. Гражданнар тарафыннан урлашуларның исәбе кимеде, быел барлыгы 15 очрак теркәлде, узган елны 20 иде. Фатирларны талау очраклары да булды, җинаятьчеләр ачыкланды. Шулай да, башка фактлар буенча эш көчәйтелгән тәртиптә дәвам итә, бу уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәм.
– Мөслимдә иң киң таралган җинаять төренә дә тукталып үтик әле.
– Җирлектә үзәккә үткән нәрсә – урлашу. Угрыларны ачыкларга күп очракта күзәтү камералары ярдәмгә килә. Мөслимнең үзендә дә йортларга видеокамералар урнаштыру бик яхшы чара булды. Еш кына шулай була: әйберемне урладылар, дип мөрәҗәгать итәләр, камераны карыйсың да, онытып калдырган җиреннән югалткан әйберен табып бирәсең. Әлбәттә, алдан ниятләгән кеше җинаятькә әзерләнеп бара, камера булу аны туктатмый. Әмма очраклы килеп чыккан җинаятьләрдә ул – зур ярдәмче.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 13 ноябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев