Мөслимлеләр – «Мөстәкыйль балалар» республика форумында
11–12 ноябрь көннәрендә «Дуслык» балалар лагеренда «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проекты кысаларында республика форумы уза
Анда Татарстан Республикасының төрле район һәм шәһәрләреннән килгән укучылар катнаша. Мөслим районы данын Мөслим лицееның 6нчы сыйныф укучылары Искәндәр Андреев һәм Марсель Абдуллин яклый. Алар белән бергә өстәмә белем бирү педагогы Кадрия Идиятуллина да форумда катнаша.
Форумда катнашучылар, командаларга бүленеп, үз проектларын әзерләүгә керешкәннәр. Шулай ук кызыклы квизда көч сынашканнар, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллинаның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлаганнар.
Иң җаваплы мизгелләр алда әле! Бүген, 12 ноябрьдә, проектларны яклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Мөслим егетләре һәм аларның остазлары белән горурланабыз! Проектны уңышлы яклауларын һәм җиңү яулауларын телибез!
Фотолар – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Нет комментариев