Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә 4 меңнән артык агач утыртылды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Әйләнә-тирәнең торышын яхшырту һәм халыкның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырылган “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә район халкы актив кушылды.

Кооператив урамында мәдәният, финанс палатасы хезмәткәрләре 800дән артык көмеш тирәк, 2500 төп куак утыртты. Хезмәткә дан аллеясе алдында һәм Мөслим йөрәге скверында түгәрәк формадагы 97 төп көнбатыш туялары урын алды. Өмәдә район Советы һәм Башкарма комитеты, финанс палатасы хезмәткәрләре эшләде.

– Агач утыртуга элек-электән зур игътибар бирелде. Җитмешенче еллар уртасындаМөслимдәге Сабантуй паркындагы агачларны без утырткан идек. Алар бүген шаулап үсеп утыра. Ул елларда мәктәп укучылары көче белән олы юл буйларында да агач посадкалары калкып чыкты.Күреп торам, хәзер дә күпләп агач-куаклар утыртыла. Тирә-юнебезне матурлау, яшелләндерү өчен күмәк көч куела, – ди лаеклы ялда булса да, бик теләп өмәләрдә катнашучы Рүзилә Әхмәтгалиева.

Кешеләрдә табигатькә сак караш тәрбияләүмаксатында үткәрелүче экологик өмәләр агач утыртуга гына кайтып калмыйча, тәрбияви чара булып та тора.

–Безнең оешма агач утыртуда һәрвакыт актив катнаша. Мөслимдәге Гагарин урамында 800 төп пузыреплодник утыртуда катнаштык.Халык капка төпләренә утыртылган агачларга вакытында су сибеп торсын иде, – ди район газ хезмәте оешмасы хезмәткәре Данил Госманов.

Мөслимдәге Вахитов урамын яшелләндерү дә дәвам итә. Бу көздә район социаль яклау бүлеге коллективы оешканлык күрсәтеп эшләде.

– Безнең җирлек өчен кулай булган агач-куаклар кайтарабыз. Мөслим урамнарындамоңарчы күренмәгән ят агачлар да бик күп хәзер. Кызларыбыз көн дә агач-куаклар утырту, аларны тәрбияләү белән мәшгуль. “Кояшлы Ык” ял зонасында шушы көннәрдә генә 300 төптән артык алмагач һәм 29 төп бөдрә тал утыртылды. Паркның Гаилә аланы янында бик матур чәчәклек тә ясадык. Андый чәчәклекләрне тагын берничә җирдә ясау планлаштырыла, – ди район яшелләндерү һәм төзекләндерү предприятиесенең теплица участогы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.

Агач утырту узган шимбәдә дә дәвам итте. 5 октябрь көннереспубликакүләм агач утырту акциясендә оешма-предприятиехезмәткәрләре белән бергә өлкәннәр дә актив катнашты. Ветераннар һәм имамнар Мөслимнең “Нур” мәчете янында, лицейлылар – Банк урамы һәм ашлык кабул итү предприятиесе, “Күбәләк” балалар бакчасы һәм гимназия – үз территорияләрендә, Мөслим урта мәктәбе – иске базар каршында, хуҗалык тәэмин итү предприятиесе – Пушкин һәм Вахитов урамнары ишегалдында, аграр көллият – Хафизов урамында, район мәгариф идарәсе – Фәиз Рәшитов урамында, район Советы һәм Башкарма комитет “Кояшлы Ык”та күпләп агач утыртты. Мәдәният хезмәткәрләре, подстанция, район электр почта элемтәсе узеллары, “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре Татарстан урамында җир эшләре белән мәшгуль булды. Сабантуй мәйданына илтүче юлда ветеринария берләшмәсе,Мөслим инженерлык челтәрләре”җәмгыяте һәм район хакимияте хезмәткәрләрекөче белән зур чыршылар “калыкты”. Газ хезмәте – Гагарин урамында, социаль яклау бүлеге Вахитов урамында күпләп куаклар утыртты. Финанс палатасы, үзәкләштерелгән бухгалтерия Пушкин урамында – куаклар, ДОСААФ җәмгыте Октябрь урамында юкә агачлары утыртты.

– Һәркемнең үз агачы булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Үзеңнеке дип тәрбияләү гел икенче булыр иде! Үсенте бит ул сабый бала кебек, аңа даими игътибар, ярату кирәк, – дирайондашыбыз Наил Юлдашев.

Әйе, бүген куйган хезмәтебез нәтиҗәле булсын дисәк, агач-куакларны тәрбияләп торырга онытмыйк! Үзебезнеке дип карыйк!

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без мөслимлеләр яшел Мөслим агач утырту яшел россия акциясе