Мөслим урамнары буйлап демонстрантлар колоннасы үтте (+фоторепортаж)
Төп хәбәр

Мөслим урамнары буйлап демонстрантлар колоннасы үтте (+фоторепортаж)

Демонстрантлар колоннасы Мөслим урамнары буйлап узып район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга үтте.

Бәйрәм демонстрациясендә өч дистәгә якын оешма-предприятие коллективы катнашты. Демонстрантлар колоннасы Мөслим урамнары буйлап узып район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга үтте.

Дулкынландыргыч мизгелләрнең тагын берсе – яшь армиячеләр парады. Парадны балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр башлады, Парадта мәктәп укучылары да катнашты.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде. ТР Рәисе котлавын “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җиткерде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатының бүлекчә җитәкчесе Ленар Һадиуллин да тәбрикләвен җиткерде.

 

Римма Афзалова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Бөек Җиңү көне

Нет комментариев