Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Мизгел» яшьләр үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы үтте

«Мизгел» яшьләр үзәгендә гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.


Очрашуда "Умиление" ана булуны һәм балачакны яклау үзәге психологы, ТР буенча абортларны профилактикалау проекты координаторы Аида Фиогбе, җитәкчеләр, дин әһелләре катнашты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде.

Чарада сүз “Демография” илкүләм милли проекты кысаларында демографияне уңай якка үзгәртү, халыкка, аеруча яшьләргә гаилә кыйммәтләрен аңлату, иртә йөклелек, абортның зыянын төшендерү максатыннан булдырылган “Плюс бер” проекты хакында барды.

Аида Фиогбе "Умиление" үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов, район поликлиникасының акушер-гинекологы Айгөл Нассер һәм табиб-педиатр Гөлнар Хәлилова йөкле хатыннар һәм аборт ясатучылар буенча статистикага тукталдылар, абортның зыяны турында искәрттеләр. Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин балаларны тәрбияләү буенча нәсыйхәт бирде.

Фото – администрациянең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев