Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәдәният сараенда очрашу кичәсе узды

Махсус хәрби операциягә багышланган очрашу кичәсе узды.

28 март көнне "Сезнең батырлык - үрнәк" дип исемләнгән махсус хәрби операциягә багышланган очрашу кичәсе узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин Ватанны саклаучы ир-егетләребезгә, әти-әниләренә, аларга гуманитар ярдәм күрсәткән олы йөрәкле райондашларыбызга рәхмәтләрен җиткерде. Кыска ялдагы батыр егетләребез, гуманитар ярдәм оештыручы һәм даими ярдәм күрсәтүче райондашларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәдәният йорты үзешчәннәре җырлары белән кичке ямьләде.
7 тапкыр ярдәм оештырып егетләребезгә алып барып тапшырган Рүзәл Минһаҗев халкыбызның бердәмлегенә соклануын, юл маҗараларын, батырларыбыз белән очрашу мизгелләрен, посылкаларны алгандагы кичерешләрен, егетләребез тарихларын сөйләде.
"Тыл көчле булганда фронт та көчле була. Рәхмәт сезгә бердәмлегегез, ярдәмегез өчен!"- дип тәмамлады ул сүзен.
Һәммәгезгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез! Дөньялар имин булсын, егетләребез тиз-арада исән имин әйләнеп кайтсын!

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев