“Август-Мөслим” агрофирмасының кыр эшләренә әзерлеге югары бәяләнде (ФОТОЛАР)
Бүген районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшләде.
Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Мисхәт Нәбиев һәм башка белгечләр бар иде. Алар агрофирмаларда һәм хуҗалыкларда техника һәм тагылма коралларның кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен, орлык хуҗалыгы торышын, минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм кадрлар белән тәэмин ителешне тикшерде. Комиссия каравыннан соң урыннар билгеләнде. Беренче урын “Август-Мөслим” агрофирмасына бирелде. Икенче урында – “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Туган як” агрофирмасы, өченче урында – “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев