Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Көн кадагында – терлек азыгы хәзерләү

Мөслим районы аграрийлары икенче катка печән чабарга чыкты.

Терлек азыгы хәзерләү – авыл хуҗалыгы тармагында кызу чор. Чөнки хуҗалыкларның кереме бүген хәзерләнгән азыкның сыйфатына бәйле булачак.
Район хуҗалыклары кышкы чорга терлек азыгы хәзерләүдә темпларны киметми. Кырлардан тирә-юньгә печәннең хуш исе тарала. Басуларда сузылып калган теземнәргә карап ничек сөенмисең инде?!
Быел яшел масса күп. Фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да терлек азыгын мулдан хәзерләп куярга тырыша. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлек азыгын ел ярымга җитәрлек итеп хәзерләп кую тәкъдимен җиткерде.
– Быел ел уңышлы килде. Шөкер, яңгыр да вакытында яуды, җылы көннәр дә үсемлекләргә яхшылап үсеп китәргә мөмкинлек бирде. Бүген “Август-Мөслим” агрофирмасы икенче кат сенажга кереп китте. Фермер Руслан Кәлимуллин сенажны упаковкалап та әзерләде. Бүген аларның 60 данә төргәкле терлек азыгы белән 72 тонна сенажы бар. Тагын 200 төргәкле сенаж әзерләргә планлаштыра. Гомумән алганда, быел яшел массага уңышлы ел булды. Эшләр болай барса, аграрийлар өченче катка да печән чабарга чыгарга мөмкин. Андый еллар элек тә булган иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин.
Район игенчеләре тарафыннан барлыгы 3124 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган, 6058 тонна печән һәм 11560 тонна сенаж хәзерләнгән. Җирлегебездә сенаж салу биоконсервантлар кулланып алып барыла. Терлек азыгы хәзерләү эшенә 45 данә азык хәзерләү комбайны, ике данә “Ягуар” маркалы азык җыю комбайны һәм 45 чапкыч җәлеп ителгән. Районда күпьеллык үлән барлыгы 3124 гектар мәйдан тәшкил итә.
– Басу-кырларда эшнең бер минутка да тынып торганы юк. Терлек азыгы хәзерләү вакытын югалтырга ярамый. Соңарсаң, азык файдалы үзлеген югалта. Кышкы чорда сенаж – мөгезле эре терлек өчен мөһим азык. Бүген һәр хуҗалык булган мөмкинлекләрне файдаланып калырга тырыша. Быел печән массасы аеруча яхшы. Югалтуларсыз җыелып баруы да куандыра. Һава торышы да уңай тора. Кыскасы, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Чабылган үләннәрнең дымлылыгы нәкъ менә сенаж өчен туры килә. Күбрәк азык запасы туплау – көн кадагындагы мәсьәлә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Былтыргы корылыктан соң аграрийларның терлек азыгын кирәгеннән күбрәк күләмдә туплап калырга тырышуы аңлашыла. Шактый куе булып үскән печәнне хәзерләү мәшәкатьлерәк булса да, бу – куанычлы мәшәкать

«Август-Мөслим» агрофирмасы уңганнары сенаж салуда. Рәсемдә: (сулдан уңга) Илмир Иксанов, Илгиз Садыйков һәм Илфар Нуруллин.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев