«Китап укыганда»: Мөслим мәктәбендә белемгә мәхәббәтне гәүдәләндергән сын ачылды
Скульптураны ачу тантанасында район башлыгы А. Хуҗин, иганәчелек ярдәме күрсәткән Р. Юнысов, сын авторы Х. Мингалиев, район җәмәгатьчелеге, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләр катнашты
Яңа уку елын — истәлекле вакыйга белән
Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе яңа уку елын истәлекле вакыйга белән каршы ала. Татар телле, милли җанлы мәктәпнең бер гасырга якын тарихы бар. Ул районыбызга һәм республикабызга танылган шәхесләр тәрбияләгән, алдынгы укучылары һәм матур уңышлары белән дан тоткан белем учагы.
Мәктәп янында — «Китап укыганда» сыны
Мәктәп янында укучы кыз һәм малай сурәтләнгән скульптура ачылды. «Китап укыганда» дип аталган әлеге композиция китап укуның кеше күңеленә шатлык китерүен, белемгә һәм гыйлемгә кызыксыну уятуын символлаштыра.
Сынны ясауда «Чаллы икмәге» җәмгыяте генераль директоры, Мөслимнең Мактаулы гражданины Рафаэль Юнысов ярдәм иткән. Скульптура авторы – танылган скульптор Халит Мингалиев.
Тантанада – район җәмәгатьчелеге
Скульптураны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, иганәчелек ярдәме күрсәткән Рафаэль Юнысов, сын авторы Халит Мингалиев, район җәмәгатьчелеге, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләр катнашты.
Альберт Хуҗин үз чыгышында әлеге сынның киләчәктә дә Мөслим күрке булып торачагын, мәктәп елларының һәркем өчен кадерле һәм истәлекле чор булуын искә төшереп торуын билгеләп үтте. Ул сынны ясауда ярдәм иткәннәргә рәхмәтен җиткерде һәм скульптор Халит Мингалиевка Рәхмәт хаты тапшырды.
«Туган җир һәркемнең күңелендә билгеле урын алып тора»
Рафаэль Юнысов та чарада катнашучыларны яңа уку елы белән котлады. Ул мәктәпкә шундый истәлекле бүләк тапшыра алуына ихластан шат булуын белдерде.
«Туган як», «туган җир», «туган авыл» төшенчәләрен, аның кыйммәтләрен еллар узган саен, яшең олыгая барган саен гына ныграк аңлыйсың һәм төшенәсең. Шуңа күрә дә туган җир һәркемнең күңелендә билгеле урын алып тора», — диде ул.
Мәктәпнең яңа символы
Тәбрикләү һәм сәламләү чыгышларыннан соң мәртәбәле кунаклар һәм мәктәп директоры Гөлшат Галиева мәктәп алдына урнаштырылган укучы кыз һәм малай сынын ачты.
«Китап укыганда» композициясе мәктәп укучыларына белемнең, китапның һәм туган җирнең кадерен белергә өндәгән матур символга әверелде. Ул еллар дәвамында Мөслим мәгарифенең истәлекле урыннарының берсе булып торыр дип ышанасы килә.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев