Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Хыялга тугры калып

18 августта Хәрби һава көчләре төзелүгә 110 ел тула.

Һәркемнең балачак хыялы була. Балачак хыяллары күп вакыт тормышка ашмый. Бик сирәкләр генә, хыялларына тугры калып, сикәлтәле юллар аша теләгенә ирешә. Мөслим авылында яшәүче Рәшит Шәфыйков – шуларның берсе.
– Миңа ун яшьләр булгандыр. Мөслимгә АН-2 самолеты оча иде. Өлкәнрәк яшьтәгеләр элеккеге Сабантуй мәйданын хәтерлидер. Шунда ЛИ-2 самолеты почта алып килә иде. Очучыларга кызыгып карап кала идем, – дип искә ала Рәшит Шәфыйков.
Мәктәп елларында хәрби техника, сугыш турындагы китапларны, хәрбиләр язган мемуарларны яратып укый. Өстәвенә, туганнан туган абыйсы да, хәрби училище тәмамлап, очучы булып эшли. Хәрби очучы булу теләге егеттә көннән-көн ныгый бара. Ләкин хыялын тормышка ашырганчы урау юллар узарга туры килә аңа.
Сигезенче классны тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәрендәге СПТУ-7гә укырга керә. Ике еллык курсларны бер елда тәмамлап, Мөслимгә кайта. “Сельхозтехника” берләшмәсендә эшли. Май заводына урнашкач, егеткә өр-яңа Т-74 тракторын ышанып тапшыралар! Әмма балачак хыялы тынгы бирми. Башта, 10 классны тәмамлап, урта белем турында аттестат ала, аннан Оренбург шәһәрендәге хәрби очучылар әзерләүче училищега юл тота. Теоретик сынаулар биргәнче, иң элек сәламәтлекне тикшерәләр, төрле тренажерларда сынап карыйлар. “Хилов атынгычы” дигән тренажердан уза алмый Рәшит. Әлмәткә кайтып, тимер-бетон эшләнмәләре заводына эшкә керә.
Бер ел узгач, Рәшит абый Армавир шәһәренең Ставропольдә яңа ачылган филиалына укырга керү бәхетенә ирешә. Ел ярым укыганнан соң беренче тапкыр Л-29 самолетында һавага күтәрелә. Укуын тәмамлаганнан соң лейтенантны Купино шәһәренә очучы-инженер итеп җибәрәләр. Сигез ел очучы-сынаучы булып хезмәт итә. Сынаучы дип әйтергә генә җиңел. Барлык күнегүләр, катлаулы маневрлар һавада башкарыла. Бу һөнәрнең организмга физик һәм психологик тәэсирен шушы хезмәтне башкарган кеше үзе генә белә! Баш та, куллар да берьюлы эшләргә, ситуациягә карап, мизгел эчендә дөрес карар кабул итәргә кирәк! 
Өйрәнүләр вакытында чын ракеталар белән дә эш итәргә туры килә. Шушы сигез ел эчендә полковник дәрәҗәсенә күтәрелә, эскадрилья командиры вазыйфасын башкара Рәшит Шәфыйков. Акыл туплап, тәҗрибә җыйганнан соң, өч ел маршал Г.Жуков исемендәге хәрби-команда академиясендә белем ала. Астрахань, Крымск шәһәрләрендә хезмәт итә, полк командиры итеп билгеләнә. 1998 елны “Россиянең атказанган хәрби очучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Гомер буе очкычлар турында хыялланган кешегә моннан да зур сөенеч бармы?!
Озак еллар кече ватаныннан читтә яшәгән, Россияне иңләп-буйлап йөргән Рәшит абый, лаеклы ялга чыккач, җирсеп, туган ягына юл тота. Башта Алабуга шәһәренә урнаша, соңрак Мөслимгә кайта. Туган җирендә кабат бәхетен таба. Аны ярты сүздән аңлаучы, һәр башлангычта ярдәм итүче насыйп яры туган җирендә көткән икән бит!
Рәшит абыйның яшьләргә әйтер сүзе күп, уртаклашыр тормыш тәҗрибәсе зур. Шулай да бер сорау күңеленә тынгылык бирми: нигә беркемнең дә (Мөслимдә генә түгел, якын-тирә районнарда яшәүчеләр арасында да), очучы һөнәрен сайлап, ул узган данлы юлны узасы килми? Баланлы авыл җирлегендә “Азнакай-Аэро” хәрби-патриотик яшүсмерләр спорт аэроклубы оештырган чарада кечкенә малайларның самолеттан, күзләре янып, канатланып төшкәннәрен күреп, күңелендә өмет уянган. Бәлки, кайчан да булса берәрсе очучы һөнәрен сайлар?! Җиһанны кошлар биеклегеннән күзәтү һәркемгә дә бирелми, әмма бик матур күренеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев