Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юл билгесе матурлык өчен түгел!

Юл иминлеге мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Бу уңайдан җирлегебездә шактый эшләр башкарылып килә. Шул хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Ирек Салихҗанов белән әңгәмә кордык.

– Ирек Фаязович, юл хәрәкәте иминлеге буенча җирлегебездә нәрсәләр эшләнә?

– Комиссия эше районның ДАИ бүлекчәсе һәм башка структуралар белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырыла. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен юлларның төзеклеген тәэмин итүне, мәктәп автобусларының имин маршрутын билгеләү буенча тикшерүләр үткәрүне аерым контрольдә тотабыз. Быел район территориясендә 127 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 7 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шуларның икесе – балалар. Аварияләрдә бер кешенең гомере өзелде.

– Юл-транспорт вакыйгаларының артуы нәрсәгә бәйле?

– Аварияләргә транспорт чаралары белән аек булмаган хәлдә идарә итү, юлның каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосасына чыгу, тизлек режимын арттыру китерә. Исерек машина йөртүчеләрне ачыклау юнәлешендә даими һәм көндәлек эш алып бару беренче планда булырга тиеш.  Бүгенге көнгәчә 81 шофер транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды, шуларның 11енә җинаять эше кузгатылды. 

Лилия Шәймиева

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев