Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юл ачу тантанасы

Яңарыш микрорайонында яшәүчеләр өчен яңа асфальт юлны ачу тантанасы чын бәйрәм төсен алды.

Мөслим авылының Яңарыш микрорайонында яшәүчеләр өчен яңа асфальт юлны ачу тантанасы чын бәйрәм төсен алды.
Ачылу тантанасында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, «Автострой» ҖЧҖ вәкилләре һәм Мөслим халкы катнашты.
Район башлыгы әлеге урамнарда яшәүчеләр өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә юл ачуның мөһимлеген билгеләп үтте.  Республика җитәкчелегенә, «Автострой» ҖЧҖ директорына, юл төзелешендә катнашкан һәркемгә  рәхмәтен белдерде, юлчыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Агромастер» компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов микрорайонда яшәүчеләр исеменнән  күптән көтелгән асфальт юл өчен рәхмәт белдерде. Авыл халкын әлеге байлыкны сакларга өндәде. 
Яңа юлда хәрәкәтне юл автотранспорты колоннасы һәм ТР Президенты бүләк иткән автобус ачты.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев