Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җитәкчеләр юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләштеләр

ТР Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча видеоконференция режимында комиссия утырышы узды. Аның эшендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Татарстанда “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” милли проектын гамәлгә ашыру һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча күрелә торган чаралар турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин утырышта балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм Татарстан Республикасында ЮИД эшчәнлеген үстерү чаралары турында сүз алып барды.

Утырышта “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев  та чыгыш ясады. Сүз республика массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын яктырту турында булды.

Йомгаклау сүзе белән Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы муниципаль комиссияләр бүләкләнде. 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев