Исламовлылар урып-җыю эшен башладылар
Төп хәбәр

Исламовлылар урып-җыю эшен башладылар

Кырларда иген уңышын җыю башланды.

Һава торышының коры һәм эссе торуы  яшелчә, җиләк-җимеш һәм игеннәрнең дә иртә өлгерүенә китерде. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары беренчеләрдән булып  урып-җыю эшләренә керештеләр. Бу көннәрдә исламовлылар көзге бодай уңышын җыялар. Һәр гектардан чыккан уңыш - 22, 5 центнер тәшкил итә.

"Урып-җыю эшләре башлану белән котлыйм! Барлык аграрийларга үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын телим!" - дип язып чыкты үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә район башлыгы Альберт Хуҗин һәм фото урнаштырды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев