Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җирлекләрдә авыл җыеннары (+фоторепортаж)

Кичә Крәш-Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә авыл җыеннары узды.

Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлегенә багышланган халык җыеннары кичә Крәш-Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры ярдәмчесе Ильвир Бәхтиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов катнашты. Җыеннарда авыл җирлеге башлыклары ел дәвамында башкарылган эшләр һәм авыл халкының яшәеше хакында таныштырды. Җирлектә эшләп килүче мәгариф, мәдәният оешмалары җитәкчеләре чыгышлары тыңланды. Участок полиция инспекторы Илдар Маликов халыкны игътибарлы булырга чакырды, мошенниклар корбаны булудан сакланырга киңәш итте. Азат Әхмәтҗанов җыенда катнашучыларга районда башкарылган эшләр һәм бүгенге чордагы вәзгыять хакында сөйләде. Халыктан кергән сорауларга җавап бирде. Ул шулай ук, Вәрәшбаш авылының “Аккош” балалар бакчасы мөдире Алсу Галиевага, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм белем бирү өлкәсендә куйган күп еллык тырыш хезмәте һәм 55 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев