Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңы Усы авылында Питрау бәйрәме узды (фоторепортаж)

Бәйрәмдә керәшеннәр генә түгел, төрле милләт халыклары бергә матур итеп күңел ачалар.

Усылыларны һәм җирлегебез кунакларын район Башлыгы Альберт Хуҗин сәламләп, бәйрәм тәбрикләвен җиткерде. 

Гаилә елы кысаларында җирлекнең яшь гаиләләре һәм күркәм гаилә юбилейларын билгеләп итүче парлар истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде. Авыл тормышында актив катнашкан һәм җирлекнең үсешенә шактый көч куйган бертөркем усылыларга да иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды.

Чара традицион уеннар, ярышлар, “Усыкай буйлары” фольклор ансамбленең чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмнең махсус кунагы – Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров – чара кунакларын мәйдан түренә җыеп, Питрауга тагын да ямь өстәде.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев