Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңалыклар куркытмый

Мәктәләрдә яңа белем бирү платформасы сынала.

Бигрәк тиз үзгәрүчән дөньяда яшибез бүген! Тормыш итүнең бүгенге таләпләренә ияреп барыйм, дисәң, теләсә нинди үзгәрешләргә тиз арада җайлашырга кирәк. 
Ерак аралардан торып аралашу өчен төрле мессенджерлар, видеоконференция режимында эшли торган уңайлы сервисларга һәммәбез өйрәнеп беттек. Әмма аларның күбесе чит илләрдә эшләнгән, бүгенге вәзгыятьтә кайберләрен куллану куркыныч. Ни дисәк тә, үз илебездә җитештерелгән продуктлар ышанычлырак. Аеруча цифрлы белем бирү белән бәйлеләренә таләп зур. Шушы максаттан илебездә “Минем мәктәбем” исемле мәгълүмат системасы эшли башлады. Быелгы уку елыннан Татарстанда, шул исәптән районыбызда да мөгаллимнәр, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре әлеге системаның бер тармагы саналган “Сферум” платформасы мөмкинлекләрен куллана башлады. Ул РФ Цифрлы үсеш министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән эшләнде. 
Мәгариф идарәсе методисты Эльвир Зарипов аңлатуынча, “Сферум” мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы куркынычсыз чатлар кулланып аралашуны тәэмин итә. Әлеге платформа ярдәмендә онлайн дәресләр үткәрергә, видео аша, чатларда аралашырга, документлар белән уртаклашырга, дәресләр расписаниесен төзергә, хәтта мәктәпнең үз мәгълүмат каналын алып барырга мөмкин. Бүгенге көндә районыбызның барлык мәктәпләре бу платформага кушылган. Өченче чирекнең салкын көннәрендә укытучыларның күбесе шушы платформаны кулланып дәресләр үткәргәннәр. 
– Әлеге платформа көннән-көн камилләшә, мөмкинлекләре киңәя. “Сферум” платформасы без кулланып өйрәнгән сервислардан гадилеге белән аерылып тора. Ул бушлай. Теркәлүчеләрнең яшенә дә, дәресләр үткәргәндә вакыт һәм анда катнашучылар саны буенча да чикләүләре юк. Әлбәттә, кимчелекләре бар, кайбер функцияләре җитми, әмма алар да әкренләп эшләп китәр, дип ышанабыз. Платформада мөстәкыйль теркәлергә була. “Вконтакте” социаль челтәрендә теркәлгән кешеләргә бу платформада эшләү тагын да уңайлы булачак. Әмма алар икесе – ике система, шуңа күрә әти-әниләр “Сферум”да теркәлгән баланың социаль челтәрдә шәхси сәхифәсе барлыкка килер, дип борчылмасын, – ди Эльвир Зарипов.
Татарстан мәктәпләренә өстәмә ярдәм максатыннан октябрь-декабрь айларында “Сферум” командасы укытучылар өчен “Аралашу марафоны” акциясе үткәрде. Катнашу өчен теркәлергә, катнашучылар белән аралашырга һәм продуктив аралашу өчен платформаның функциональ мөмкинлекләрен кулланырга кирәк иде. Өч этапта үткәрелүче акция нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар бүләкләнде. Акциянең икенче этабында Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева Россиянең нәтиҗәле эшләүче ун укытучысы исемлегенә керде. ТР Мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллин мөгаллимәгә мессенджердагы актив эшчәнлеге һәм республикабызның мәгариф системасында намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды, смартфон һәм диплом белән бүләкләде. Белем бирү процессында платформаны уңышлы кулланучы актив мәктәпләр дә бүләкләнде. Район үзәгендәге өч мәктәпкә, Күбәк, Михайловка, Тат. Бүләр урта һәм Мари Бүләр төп мәктәбенә, Түбән Табын интернат-мәктәбенә “акыллы” тавыш колонкасы тапшырылды.
Белем бирү платформасын уңышлы эшләтеп җибәрү, укытучыларның методик осталыгын чарлау максатыннан тагын бер кызыклы чара оештырылды. Бөтенроссия хакатоны – онлайн ярышта мөгаллимнәр, мәктәп һәм колледж укучылары, команда төзеп, аралашуда һәм белем алуда цифрлы чаралар куллануның яңа алымнарын уйлап тапты. Ярышта катнашкан 900 команданың иң яхшылары финалга чыкты. Алар арасында Мөслим гимназиясе директорының информатизация буенча урынбасары Айрат Шәрифуллин һәм 6а сыйныфы укучылары да бар. Алар иң яхшы 300 команда арасында онлайн трансляциядә ярышып, хакатон бүләкләре – “акыллы” тавыш колонкасы һәм сувенирларга ия булды. Команда җитәкчесе махсус белем курсларына чакыру алды. Мөгаллим бүген дә бертөркем укучылары белән бәйгедә катнаша, белемен сыный.
Яңалыкны кабул итү, эшләтеп җибәрү авыр. Әмма мәгариф хезмәткәрләрен яңалыклар куркытмый. Районыбыз укытучылары балалар һәм әти-әниләр белән кулга-кул тотынып, заман таләп иткәнчә белем һәм тәрбия бирергә әзер.

Гөлназ Җәлилова

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев